«Әкиятләр буенча сәяхәт»: уен программасы (6+)

Моңсу көзге көннәрнең берсендә шәһәр Үзәк китапханәсендә бик кызыклы һәм күңелле булды. Яшь китап сөючеләр китаплар патшалыгына сәяхәт кылды. Китап йорты хуҗабикәсе, Убырлы Карчык белән бергә алар әкиятләр юлы буйлап үтәргә, яңа әкиятләр белән танышырга һәм элеккеләрен искә төшерергә, бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алырга карар кылды. Чөнки әкиятләр иле – иң гаҗәеп могҗизалар иле. 

путешествие
чтение по ролям
лучшая рассказчица
юные читатели
литературное чтение

Балалар күренекле язучылар Александр Пушкин, Петр Ершов, Ганс Христиан Андерсен, Шарль Перроларның әкиятләрен укыды. Һәм, әлбәттә, халык әкиятләрен искә төшерде, нәкъ менә алардан баланың матур әдәбият белән танышуы башлана. 

Яшь китап сөючеләр бик теләп «Әкиятләр – безнең дусларыбыз» әкияти викторинасында катнашты, рус һәм чит ил әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Әкият геройларын искә төшерделәр, әкият-пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. «Әкият исеменә сүзне өстә», «Көйне таны» һәм «Әкиятләр буталган» бәйгеләре аларга бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алырга ярдәм итте. Чара азагында балалар «Барлык әкиятләр кунакка җыелган» күргәзмәсендәге матур рәсемле әкият китаплары белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: